«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстан Республикасы бизнесы 2022 ел башыннан бирле 820 млн сумнан артык ташламалы финанс ярдәме алды. Ярдәмнән 500 ләп эшкуарлык эшчәнлеге субъекты файдаланды.
Ярдәмнең финанс программаларын ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды тормышка ашыра. Фонд һәм Министрлык белгечләре, үзгәреп торучы икътисади шартларны, эшкуарларның һәм эшлекле эксперт бергәлекләренең теләкләрен исәпкә алып, финанс программаларын камилләштерү өстендә даими эшли. Хәзер Татарстанда бизнес өчен кредитлар буенча максималь ставка еллык 5,5 % ны тәшкил итә, ә минималь ставка – 0,1 %.
Финанс ярдәме эшкуарлык активлыгы потенциалын стимуллаштыра, үз акчаларын җәлеп итмичә, бизнесны үстерергә мөмкинлек бирә. Фонд портфеле 6 микрофинанс продуктын үз эченә ала, алар эшкуарлык эшчәнлегенең барлык өлкәләрен колачлый – социаль эшкуарлар, экспортерлар, үзмәшгульләр, фермерлар, җитештерү предприятиеләре һәм башкалар.
Ташламалы микрофинанслау кече компанияләргә, микробизнеска һәм стартапларга ташламалы ставка буенча өч елдан да артык булмаган срокка 5 млн сумга кадәр акча алырга мөмкинлек бирә. Ярдәм «Кече бизнес һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Иң кирәкле булып түбәндәге программалар кала бирә: «Ярдәм» – эшчәнлекнең профиленә һәм заем финансларын җәлеп итү максатларына бәйсез рәвештә эшкуарлык субъектларына исәпләнгән, һәм «Үзмәшгульләр» – республиканың үзмәшгуль гражданнары өчен.
Кайбер микрофинанс продуктлары шартлары микрозаймны тәэмин итү өчен үз акчалары булмаган эшкуарлар өчен залог белән тәэмин ителүне күз алдында тота, ярдәмне ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды күрсәтә. «Ярдәм итү – 2022» ташламалы гарантия продукты шулай ук республика чаралар пакетына кертелгән һәм беренче 6 айда комиссия түләвен бетерүне һәм поручительлекнең 6 ай узганнан соң гына алына торган 1 % тан 0,5 % ка кадәр киметелгән түләү ставкалы 70 млн сумга кадәр арттырылган суммасын күздә тота.
Татарстан Республикасы эшкуарлары һәм үзмәшгульләре «Минем субсидияләр» республика суперсервисында һәм ФАСТТРЕК.РФ. порталында онлайн микрозайм алу өчен гариза бирә алалар.
Республика эшкуарлары барлык гамәлдәге ярдәм чаралары буенча консультацияләр алу өчен ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге телефонына 8(843)524-90-90 шалтыратып мөрәҗәгать итә алалар.