Юбилей белән котлыйбыз!

2013 елның 10 июле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары Алексей Геннадьевич Шишкин үзенең 55-яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Казан финанс-икътисад институтын "Финанс һәм кредит" белгечлеге буенча тәмамлагач, ул Финанслар министрлыгына эшкә җибәрелә. Гади белгеч хезмәтеннән башлап, 1995 елда ул финанс министры урынбасары вазыйфасына билгеләнә.
Финанс министрлыгында 30 елдан артык хезмәт стажына ия булып,  ул бюджет формалаштырганда һәм аны үтәгәндә бик зур хезмәт куя. Җитәкчелек, хезмәттәшләре һәм аның кул астында эшләүчеләр Алексей Шишкинны тирән фикер йөртү, төрле сорауларга стандарт булмаган җаваплар табу, кешелекле булы һәм тирән юмор хисе өчен хөрмәт итә, ярата.
Бүген, юбилярны бәйрәме белән котлап, ТР финанслар министры Радик Гйзатуллин аңа ТР Прзидентының рәхмәт хатын тапшырды.
Котлыйбыз!!!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International