Сәнәгать ипотекасы программасы параметрлары хөкүмәт тарафыннан расланды

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Россиядә сәнәгать ипотекасы программасы старт ала - предприятиеләргә сәнәгать җитештерүен гамәлгә ашыру өчен күчемсез милек сатып алуга ташламалы кредитлар бирү. Яңа ярдәм инструментлары параметрларын раслаучы карарны Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Сәнәгать ипотекасы программасы кысаларында кредитлар елына 5% ташламалы ставка белән җиде елга кадәр вакытка биреләчәк. Технологик компанияләр өчен ставка тагын да түбәнрәк - еллык 3% булачак.  Кредитның максималь күләме 500 млн сум тәшкил итәчәк.

Сәнәгать ипотекасы программасын эшләтеп җибәрү турында Михаил Мишустин 5 сентябрьдәге вице-премьерлар белән киңәшмәдә игълан итте. Хөкүмәт Рәисе сүзләренчә, әлеге механизм сәнәгать җитештерүен киңәйтүгә генә түгел, икътисадның башка өлкәләрендә уңай динамикага ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк. 

"Яңа инструментка ихтыяҗ булачагы ачык, ул бизнеска кызыклы", - дип билгеләде Михаил Мишустин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International