Хөрмәтле Татарстан Республикасы финансистлары, финанс тармагы ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез - Бөтенроссия финансистлар көне белән котлыйм! Нәкъ шул көнне 1802 елда император Александр I үзенең Указы белән Россия империясенең Финанс министрлыгын гамәлгә куя һәм бүген Россия Федерациясе Финанс министрлыгына 220 ел тулган көн, бу безнең барыбыз өчен дә зур һәм әһәмиятле вакыйга. Нәкъ менә шул вакыттан бирле Россиядә үзәктә дә, төбәкләрдә дә системалаштырылган финанс системасы яши һәм үсә башлады.
Акча - теләсә кайсы дәүләтнең нигезе, шуңа күрә финансист һөнәре һәрвакыт кирәкле булды һәм булып кала бирә. Финанс даирәсенең хәзерге хезмәткәре җаваплы, компетентлы, беренче класслы белгеч булырга тиеш. Әмма хәтта иң катлаулы бурычларны хәл итәргә сәләтле, бюджет һәм салым законнарының нечкәлекләрендә "тирән йөзүче" тәҗрибәле финансист та кайчак яңа кыенлыклар белән очраша, аларны хәл итү гадәти булмаган юллар эзләүне таләп итә.
Бүгенге шатлыклы көнендә финансчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм һәм намуслы, авыр хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм.
Бүген горурланып әйтә алам: безнең финансчылар командасы, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә, ел саен республика бюджетының сыйфатлы үтәлешен тәэмин итә. Кадерле коллегалар! Сез катлаулы, тырыш һәм җаваплы һөнәр сайладыгыз. Сезгә бәхет, һөнәри эшчәнлектә уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим.
Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин.