Беренче яртыеллыкта РФ федераль бюджетның профициты 306,88 млрд. сум тәшкил итте

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе
Алдан әйтелүче исәпләүләр буенча, 2013 елның беренче яртыеллыгында РФ федераль бюджет профициты 306,88 млрд. сум, ягъни Тулай төбәк продуктының 1% тәшкил итте. Бу турыда Финанс министрлыгының рәсми кәгазьләрендә әйтелгән. 2012 елның шушы ук вактыныда федераль бюджет профициты 270,7 млрд. сум тәшкил иткән иде. Шулай итеп, бюджет профицитының еллык күрсәткече 13% артты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International