Бүген ТР Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар 2022 елның беренче яртыеллыгында республика бюджеты һәм ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында сөйләштеләр. Моннан тыш, депутатлар республика Бюджет кодексына һәм ташламалы салым ставкалары күләмен җайга салучы кайбер законнарга үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар, шулай ук комитетның агымдагы елның IV кварталына эш планын расладылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.