"Кредит каникуллары" гамәлдә булу срогы озайтылырга мөмкин

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Россия Финанс министрлыгы "кредит каникуллары" өчен банкларга гражданнарның мөрәҗәгать итү вакытын 2023 елның 31 мартына кадәр озайтуны күздә тоткан карар проектын әзерләде.

Карар проекты regulation.gov.ru порталында бастырылган.

Бу авыр тормыш вәзгыятенә эләккән һәм элегрәк "кредит каникуллары"ннан файдаланырга өлгермәгән гражданнарның хокукларын яклаячак, шулай ук кредиторларның финанс тотрыклылыгы куркынычын киметәчәк. "Кредит каникуллары" механизмы керем кимү белән бәрелешкән заемщикларның дефолтларын булдырмауга һәм аларның түләү сәләтен хуплауга юнәлдерелгән оператив чара сыйфатында шактый югары нәтиҗәлелек күрсәтте. Программа шартлары буенча заемщиклар "кредит каникуллары" өчен 2022 елның 30 сентябренә кадәр, керем кимү белән алдагы елда уртача керем белән чагыштырганда 30 процентка кимегән очракта, мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Заемга хезмәт күрсәтүнең ташламалы чорын бер айдан алты айга кадәр вакытка алырга мөмкин. "Кредит каникуллары" 2022 елның 1 мартына кадәр бирелгән займнарга тарала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International