«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты Татарстан Республикасы бизнесына агымдагы елда 1 млрд сумнан артык ташламалы финанс ярдәме алырга ярдәм итте.
2022 елда Дәүләт микрофинанс ярдәменнән эшкуарлык эшчәнлегенең якынча 600 субъекты файдаланган, алар арасында республиканың 137 үзмәшгуль гражданы бар.
Исегезгә төшерәбез: финанс программаларын Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды тормышка ашыра. Хәзерге вакытта республика эшкуарлары өчен 6 ташламалы микрофинанс продукты эшли. Заемчылар категориясенә карап, эшкуарларга 0,1 % тан 5,5 % ка кадәр микрозаймнар бирелә.
Кече һәм урта бизнес өчен микрозаймның иң чик суммасы 5 млн сум тәшкил итә. Һөнәри керемгә салым кулланучы физик затлар өчен лимит – 500 мең сум. Микрозаем бирүнең максималь вакыты – өч ел.
Моннан тыш, залог белән тәэмин ителмәгән яисә җитмәгән очракта, Татарстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре Гарантия Фондына мөрәҗәгать итә алалар, аның арсеналында бизнесның төрле категорияләре өчен 10 нан артык гарантия продуктлары бар: КФХлар өчен, индустрия һәм сәнәгать парклары өчен, экспортерлар өчен, онлайн-сәүдә өлкәсендә эшкуарлар өчен һәм башкалар.
Татарстан Республикасы эшкуарлары һәм үзмәшгульләре «Минем субсидияләр» республика мәгълүмат системасында һәм ФАСТТРЕК.РФ. порталында микрозаем алу өчен онлайн гариза бирә алалар.
Республика эшкуарлары барлык гамәлдәге ярдәм чаралары буенча консультацияләр алу өчен ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге телефонына 8(843)524-90-90 шалтыратып мөрәҗәгать итә алалар.