2023 елга һәм 2024 - 2025 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Якын арада документ профильле комитетларга алдан карау өчен тапшырылачак, һәм парламентта республиканың Төп финанс законы турында киң фикер алышу башланачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән бюджет турындагы закон проекты рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителгән. Документта барлыгы 4 174 биттән тора.
7 октябрьдә Дәүләт Советында парламент тыңлаулары булачак, дип планлаштырыла. Моңа кадәр муниципалитетлар белән киңәшмә узачак (ВКС режимында). 12 октябрьгә кадәр республиканың Төп финанс законы проектын профильле юнәлешләр буенча барлык парламент комитетларында да караячаклар, ә аннары Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында бюджет буенча җыелма бәяләмә биреләчәк. Бюджет турында фикер алышканда профильле комитетка кергән сораулар Татарстан Хөкүмәтенә алдан эшләү өчен җибәреләчәк.
Мондый җентекле фикер алышудан соң бюджет турындагы закон проекты өч уку процедурасы узачак. Бюджетны беренче укылышта караганда гомуми финанс күрсәткечләре (керемнәр һәм чыгымнар күләме, дефицит күләме) раслана.