2022 елның 8 аенда федераль бюджетка Татарстан Республикасы территориясеннән салым һәм салым булмаган керемнәрнең 66 %ы керде

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының салым кыры бюджетларның салым һәм салым булмаган керемнәреннән, таможня җыемнарыннан һәм пошлиналардан, бюджеттан тыш социаль фондларга күчерелгән акчалардан тора.

Бюджетларның салым һәм салым булмаган керемнәре республика бюджеты һәм федераль бюджет арасында Россия Федерациясе Салым һәм Бюджет кодекслары нигезендә бүленә. Таможня җыемнары һәм пошлиналары, социаль бюджеттан тыш фондларга түләүләр тулысынча федераль бюджетка күчерелә.

2022 елның 8 аенда федераль бюджетка Татарстан Республикасы территориясеннән җыелган салым һәм салым булмаган керемнәрнең 66 %ы керде, шул рәвешле Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына - 34%. 2021 елда әлеге бүленеш 70% һәм 30% тәшкил итте.

2022 елның 8 аенда салым һәм салым булмаган керемнәрне бүлү 66% ка 34% тәшкил иткән.

Салым кыры турында сөйләгәндә, 2021 елда, аның бүленеше түбәндәгечә: 75%ка 25%, 2022 елның 8 аенда барлык салым кырының бүленеше 71%/29% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International