2023 елга федераль бюджет проектында яшьләр сәясәтенә чыгымнар 69 млрд сумга кадәр артты, бу 2019 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 6 тапкырга югарырак. Бу хакта Россия Финанс министрлыгының Социаль өлкә һәм фән тармакларында бюджет сәясәте департаменты директоры Светлана Гашкина хәбәр итте.
Дәүләт Думасының профильле комитеты утырышы кысаларында ул алдагы өч елга федераль бюджетның төп алымнары һәм параметрлары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бюджет катлаулы макроикътисадый шартларда формалашкан, ә аның нигезенә 2023-2025 елларга социаль-икътисадый үсешнең база фаразы алынган. Финанс министрлыгы Департаменты директоры ассызыклаганча, социаль гарантияләр, шул исәптән балалар пособиеләре, стипендияләр, яңа бюджет проекты буенча пенсияләр, социаль яклау төренә карап, инфляциянең фаразланган һәм факттагы дәрәҗәсе нигезендә индексацияләнде. Моннан тыш, федбюджет проектында 2023 елда 2,2 трлн сум таләп ителәчәк РФ Президенты Юлламасын гамәлгә ашыру чаралары да исәпкә алынган, ә милли проектлар өлешендә - 2024 елда 2,9 трлн сумга кадәр арттырылачак.