Рөстәм Миңнеханов Mercabarna Барселона агросәнәгать паркы эше белән танышты

2013 елның 19 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Барселонада “Франк зонасы” логистик һәм индустриаль зонасында булды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов хәзер ике көнлек эш визиты белән Барселонада (Испания) (2013 елның 18-19 июле).

“Франк зонасы” Барселонаның Сантс-Монтжуик районында урнашкан. Янәшәдә генә Каталония провинциясенең төп юл артериясе С-31 шоссесы уза. Әлеге логистик зонаның үзенчәлеге - Барселона порты белән Барселона аэропорты арасында урнашуында.. “Франк зонасы” белән танышу барышында Рөстәм Миңнехановка шулай ук парк Mercabarna Барселона агросәнәгать паркын да күрсәттеләр.

Mercabarna – Барселонаның эчке базары белән дә, яңа һәм туңдырылган продуктлар җитештерүгә, сатуга, таратуга, импортлауга һәм экспортлауга җәлеп ителгән компанияләр тарафыннан булдырылган азык-төлек блокларына идарә итүче компания. Базар мәйданы – 90 гектар, монда 70 компания урнашкан. Барысы бергә базар яхшы продукция белән Барселонаны гына түгел, бөтен Каталония провинциясен, якын тирәдәге Испания регионнарын һәм Европаның башка илләрен дә тәэмин итә.

Агропросәнәгать паркы эшчәнлеге турында җетекләп Mercabarna генераль директоры Хосеп Фернандес (Josep Tejedo Fernandez) сөйләде. Ул агропросәнәгать паркының кайда урнашуы бик мөһим, диде. Җитди проблемаларның берсе – авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәрткәндә заманча технологияләрне куллану. Mercabarna территориясендә көн саен 25 меңгә якын кеше эшли, шулардан 7 мең кеше даими персонал.

Татарстан Республикасы Mercabarna Агропросәнәгать паркы тәҗрибәсе белән кызыксына дип белдерде, Рөстәм Миңнеханов. Бүген республикага технологияләр һәм стандартлар, продукция сыйфатына контроль системасы, азык-төлек продуктларына фито- һәм ветеринар контрольне тәэмин итү бик мөһим. Бу зур җаваплылык – кешеләрнең иминлеген һәм сәламәтлеген, ашамлык сыйфатын тәэмин итү, дип билгеләп үтте рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда, “Яңа Тура” технополисы территориясендә Россиядә Mercabarna кебек беренче агрокомплекс булдыру күз алдында тотыла. Проект хосусый инвесторлар акчаларына гамәлгә ашырылачак.

Аннары Рөстәм Миңнехановка “ZAL” Барселона портының логистик үзәген күрсәттеләр. 

Барселона портының логистик платформасы Европада иң яхшы транспорт төене булып санала, бу Көньяк-Көнчыгыш Азиянең “диңгез капкасы”. Бу зона гаять зур халыкара интермодаль төен, ул 130дан артык халыкара компания өчен стратегик әһәмияткә ия. Территориядә (208 Га) атаклы халыкара компанияләр урнашкан, урыннар һәм складлар арендаларга мөмкинлек зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International