РФ финанслар министры урынбасарына Татарстанның эре инновацион пректларын тәкъдир иттеләр

2013 елның 5 августы, дүшәмбе

Иннополис, Кама инновацион кластеры һәм инжиниринг үзәкләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә катнашучылар сөйләште. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда шулай ук Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Андрей Иванов катнашты.

А.Иванов киңәшмә башында билгеләп үткәнчә, Татарстан федераль үзәк өчен дәүләтнең инновацион сәясәтендә төп регион гына түгел, ә инновацион сәясәт өлкәсендә дәүләт ярдәменең бөтен формалары кулланылган модель-мәйданчык та әле.

"Безгә ниндидер үзәк булдыру, Татарстан Республикасында полигон оештыру турында уйларга кирәк, анда без инновацион сәясәт өлкәсендә дәүләт ярдәменең тәҗрибәсе белән уртакалаша алыр идек, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президентына Андрей Иванов. – Сезгә карап өйрәнеп була, сезнең инде нәтиҗәләрегез бар”.

Вице-премьер – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Иннополис проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде: махсус икътисадый зона үсеше, университетны оештыру һәм шәһәр инфраструктурасын булдыру турында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов яңа шәһәрләрне оештыру буенча чит ил тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк дип белдерде, шул исәптән финанслау тәҗрибәсен дә. Андрей Иванов үз чиратында ил җитәкчелеге Иннополис проектына ышана дип белдерде. "Без ышанабыз, республика IT-өлкәне үстерүдә чираттагы адымны ясарга сәләтле”, - дип әйтте РФ финанслар министры урынбасары.

"Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин Кама сәнәгать кластеры проекты турында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында ассызыклады: киләчәк кластер территориясендә инде берничә масштаблы проект гамәлгә ашырыла - "ТАИФ-НК", "Нижнекамскнефтехим", "ТАНЕКО" һәм башкаларның проектлары. Кластерда инвестицион проектларның гомуми бәясе 500 млрд сум тәшкил итә, инфраструктура проектларының бәясе - 250 млрд сум. Кама сәнәгать кластерының сәнәгать продукциясе күләмен 2020нче елга өч мәртәбә арттырырга планлаштыралар.

Андрей Иванов исә Татарстан җитәкчелегеннән инновацион кластерларга дәүләт ярдәме нинди булырга тиешлеге белән кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов инфраструктураны үстерү кирәклеге – транспорт, энергетика һәм башка инфраструктураны үстерү, шулай ук чимал һәм кадрларда ихтыяҗ барлыгы турында белдерде.

Россия финанслар министры урынбасарына Кама инновацион кластерының иң мөһим инфраструктура проектларын тәкъдир иттеләр.

Шулай ук Андрей Ивановка республикада автомобильләр сәнәгатенең комплекслы инжиниринг үзәген булдыру проектын турында да хәбәр иттеләр. Проект буенча автомобильләрне тикшерү өчен полигон һәм лабораторияне төзү һәм җиһазландыру каралган. 136 гектар җирдә урнашачак үзәкнең гомуми бәясе 15,4 млрд сум тәшкил итәчәк, төзелеш 4 ел дәвамында барырга мөмкин.

Россиянең финанслар министры урынбасары проектның чыгымын каплау перспективалары белән дә кызыксынды. Андрей Иванов тиз арада автомобильләрне җитештерүчеләрнең потенциаль инвестицияләренең детальләштерелгән струткурасын һәм инжиниринг үзәкләренең күпме керем китерә алганын билгеләп Россия Финанслар министрлыгына мәгълүматны бирергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International