Финанс министры Радик Гайзатуллин: Акча тәртип таләп итә

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Татарстан Бюджет кодексы нигезендә, 2022 елда республика бюджетын үтәү турында хисап Дәүләт Советына карап тикшерүгә кертелгән. Финанс министры Радик Гайзатуллин белән узган елда бюджетны үтәү үзенчәлеклеге турында сөйләштек.

 

– Радик Рәүфович, чираттагы сессиядә сез 2022 елда Татарстан бюджетын үтәү турында чираттагы хисап белән чыгыш ясаячаксыз. Узган елгы бюджетны кыскача гына ничек бәяләр идегез?

– Илебез икътисадындагы  кыенлыкларга һәм санкция басымына карамастан, хисап елында Татарстан Республикасында төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча үсеш күзәтелүен билгеләп үтәргә мөмкин. Әлеге күрсәткечләрнең үсүе барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга керемнәр керүдә дә уңай чагылыш тапты.

– Сүзне, гадәттәгечә, бюджетның керем өлешеннән башлап җибәрик. Аны үтәү үзенчәлекләре турында тәфсиллерәк сөйләсәгез иде.

– Татарстанның гына түгел, бәлки бөтен ил икътисадының моңарчы күрелмәгән санкцияләр басымы астында калуы барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга керемнәр туплау мәсьәләсендә билгесезлеккә китерде. Әмма дөньякүләм финанс системасына юлның ябылуы, тышкы сәүдә эшчәнлегендәге чикләүләр, инфляция басымы шартларында да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республиканың социаль-икътисадый тотрыклылыгын тәэмин итү буенча оператив штабның, башка эш төркемнәренең нәтиҗәле, үтемле карарлары ярдәмендә икътисадыбызны тотрыклы үстерү чаралары гамәлгә ашырылды.

Бюджетның керем өлешен үтәү ягыннан күрелгән чаралар нәтиҗәләре конкрет саннарда чагыла. 2022 елда тупланма бюджетның керем өлешенә 517,3 миллиард сум күчерелде. Шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр күләме – 429,4 миллиард сум. Татарстан үз керемнәре күләме буенча Россия субъектлары арасында дүртенче урынга чыкты.

Республика бюджетына барлыгы 452,7 миллиард сум керем керде. Шул исәптән  салым һәм салым булмаган керемнәр күләме – 366,6 миллиард сум.

Моңа бәйле рәвештә керемнәрне туплауда катнашучыларның барчасының да хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк. Беренче чиратта болар – салым түләүчеләр: юридик һәм физик затлар, шулай ук бюджет керемнәре администраторлары, муниципалитетлар.

Гомуми тырышлык белән акчаны дөрес  планлаштыру, бүлү, барлык дәрәҗәләрдәге бюджетлар өчен керем чыганакларын үстерү, бюджет системасын тотрыклыландыру тәэмин ителде.

– Салым һәм салым булмаган керемнәрне телгә алып үттегез. Салымнар – бюджетның керем өлешен булдыруның нигезе.  Шуларның иң күләмлесе – табышка салым. Табышка салымны һәм башка салымнарны җыю буенча нинди эшләр башкарыла?

– Акча тәртип таләп итә. Һәрвакыт шулай булды. Бюджет сәясәтенең көйле механизмы һәм аны елдан-ел даими ныгыту гына төбәк икътисадының тотрыклылыгын үстерә.

Узган елда Татарстанның тупланма бюджетында үз керемнәребезне үстерү буенча ведомствоара комиссия эше дәвам иттерелде. Һәр ай саен табышка салымнан алынучы керемнәргә мониторинг ясалды. Сүз уңаеннан, 2022 елда ул 166,1 миллиард сум күләмендә тупланды.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы муниципаль районнар һәм шәһәр округлары белән һәрвакыт элемтәдә торып эшли. Алар белән уздырылган киңәшмәләрдә нәкъ менә тупланма бюджетка салым бурычын киметү эшенә зур игътибар бирелә.

Республиканың зур күләмдә салым түләүче предприятиеләре белән эшләү барышында бюджетка агымдагы һәм фараздагы түләүләр анализлана. Әлеге эш нәтиҗәсендә без эшчәнлек нәтиҗәсен төгәл бәяли, ә түләүләрнең кимү сәбәпләрен ачыклаганда – аларны арттыру буенча ашыгыч чаралар күрә алабыз.

Шулай итеп, бюджетның керем өлешен үтәү эше һәр көн саен диярлек алып барыла һәм асылда уңай нәтиҗәләргә китерә. Әлбәттә инде, 2022 елгы бюджетка да кагыла бу.

– Бюджетның чыгым өлешенә дә тукталыйк. Чыгым йөкләмәләрен үтәү Татарстанда яшәүчеләрнең тормышына турыдан-туры кагыла. 2022 елда аларны үтәүгә ирешелдеме?

– Тулаем алганда, 2022 елда Татарстанның тупланма бюджеты буенча чыгымнар – 527,5 миллиард сум, республика бюджеты буенча  463,2 миллиард сум тәшкил итте.

Республика бюджетының социаль юнәлешле булуын һаман саен әйтә киләбез. Мәгариф (93 миллиард сум), социаль сәясәт (56 миллиард сум), сәламәтлек саклау (43,2 миллиард сум) кебек төп өлкәләргә зур күләмдә акчалар юллау шуны раслый.

Тулаем алганда, социаль өлкәгә тупланма бюджеттагы чыгымнар күләме – 280,8 миллиард сум (чыгымнарның гомуми күләменең 53 проценты), республика бюджеты буенча  217,3 миллиард сум тәшкил итте.

Бу чыгымнар хисап елы дәвамында бюджет һәм автоном учреждениеләрнең эшчәнлеген тәэмин итү, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә эш хакын вакытында түләү (хезмәткәрләрнең аерым категорияләренә «май указлары» буенча түләүне кертеп) мөмкинлеге бирде.

Юл инфраструктурасы халыкның тормышында мөһим урын алып тора. Әлеге бүлек буенча республика бюджеты чыгымнары да бик зур – 82,9 миллиард сум.

Авыл хуҗалыгы – илебезнең азык-төлек нигезе. 2022 елда әлеге бүлек буенча чыгымнар күләме  18,2 миллиард сум тәшкил итте.

Шулай ук мәдәният тармагын үстерүгә дә зур игътибар бирелде. Бюджет акчасы хисабына бу өлкәдә планлаштырылган барлык чаралар тулысынча үтәлде,  мәдәни объектларны төзү һәм реконструкцияләү программасы тормышка ашырылды. Әлеге юнәлеш буенча республика бюджеты чыгымнары күләме – 15,2 миллиард сум.

2022 елда Татарстанның финанс-бюджет системасы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча шуны билгеләп үтәсем килә: планда каралган чараларның финанс белән тәэмин ителүе безгә барлык чыгым йөкләмәләрен үтәү мөмкинлеге бирде.

Әйтергә кирәк, узган финанс елы гади генә булмады. 2022 елда Татарстан бюджетында чыгымнарның керемнәрдән 10 миллиард сумнан артып китүе шуны раслый. Моңа бәйле рәвештә, тулаем 2023 елга бурычлар куелганда, агымдагы катлаулы вазгыять исәпкә алынырга тиеш. Ел дәвамында керемнәрнең тотрыклылыгында киеренкелек килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә бюджетларның балансын тәэмин итү өчен салымнарны мөмкин кадәр күбрәк җыю һәм бюджет акчасын экономияле, сакчыл тоту кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International