2022 елга республика бюджеты үтәлеше закон белән расланды

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин тарафыннан тәкъдим ителгән  "2022 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында" закон проекты кабул ителде. Профильле комитетның уңай нәтиҗәсе белән Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин таныштырды.

Министр әйтүенчә, 2022 елда республика территориясендә 1 трлн 479 млрд сум бюджет керемнәре, таможня җыемнары һәм пошлиналар, социаль фондларга түләүләр җыелган.  Консолидацияләнгән бюджетның керем өлешенә 517,3 млрд сум, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 429,4 млрд сум, кертелгән. Россия Федерациясе субъектлары арасында үз керемнәре күләме буенча республика дүртенче урынны алды. Республика бюджетына 452,7, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 366,6 млрд.сум кергән.

Үз салым керемнәрендә иң зур күләмле табышка салым булып тора, ул 166,1 млрд сум күләмендә исәпкә алынган. Салымның төп керемнәре «нефть чыгару, газ һәм аларга хезмәт күрсәтү» тармагы предприятиеләре белән тәэмин ителгән, аларның түләүләр өлеше 45 процент тәшкил иткән.

Консолидацияләнгән бюджетка физик затларның керемнәренә 115,3 млрд сумлык салым мобилизацияләнгән, Татарстан Республикасы бюджетына – 80,8 млрд сум. Республика бюджетында акцизлардан 42,8 млрд сум кергән, милеккә салымнар 40,5 млрд сума, гомуми керемгә салымнар 14,8 млрд сумга, салым булмаган керемнәр 22,3 млрд сум тәшкил иткән.

Республика бюджетына 86,1 млрд сум  кайтарылмый торган керем кертелгән, шул исәптән федераль бюджеттан – 83,6 млрд сум.

Республика бюджетының чыгым өлеше турында сөйләгәндә, Радик Гайзатуллин бюджетның Республика Рәисенең Дәүләт Советына еллык мөрәҗәгатендә куелган бурычларны тулы күләмдә үтәргә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте. 2022 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының касса чыгымнары 527,5 млрд сум тәшкил иткән.

«Ил икътисады» бүлеге буенча чыгымнар 150,2 млрд сум күләмендә үтәлгән, шул исәптән «юл хуҗалыгы» на – 89 млрд сум.  Юл төзелеше өлкәсендәге бурычларны тормышка ашыру республика юл эшләре программасы кысаларында үткәрелгән.

«Торак-коммуналь хуҗалык» бүлеге буенча 36,7 млрд сум акча үзләштерелгән, - дип билгеләп үтте Радик Гайзатуллин. - Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2022 елда Республикада 740 күп фатирлы йорт ремонтланган. Иҗтимагый урыннарны үстерү программасын гамәлгә ашыруга 21,6 млрд сум юнәлдерелгән. Тирә-юнь мохитне саклауга чыгымнар» 7,2 млрд сум тәшкил иткән".

Бюджет чыгымнарының иң эре юнәлешләренең берсе дип министр 2022 елда республика бюджетыннан 217,3 млрд сум тәшкил иткән социаль өлкә учреждениеләрен һәм чараларын финанслауны атады. Бу чыгымнар бюджет һәм автоном учреждениеләр эшчәнлеген тәэмин итәргә, өлкә хезмәткәрләренә хезмәт хакын вакытында түләргә мөмкинлек биргән.

 “Дәүләт бурычына хезмәт күрсәтү” бүлеге чыгымнары 22 елда 206 млн. сум күләмендә башкарылган. Бу – федераль бюджеттан алынган бюджет кредитларына хезмәт күрсәтү чыгымнары. Дәүләт әҗәтенә килгәндә, 22 ел йомгаклары буенча аның күләме 103,5 млрд. сум тәшкил итә.

Тәкъдим ителгән мәгълүматны исәпкә алып, фининслар министры депутатларга 2022 елда ТР бюджеты үтәлешен 452,7 млрд сумлык керемнәр һәм 463,2 млрд сумлык чыгымнар буенча расларга мөрәҗәгать итте.

ТР Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев комитетка финанс министрлыгының 2022 ел бюджеты үтәлеше турындагы хисабына уңай нәтиҗә бирде.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Александр Якунин, комитетның уңай карары белән таныштырып, депутатларны закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә чакырды.

"2022 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында" ТР законы проекты Дәүләт Советы тарафыннан беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International