Агымдагы елның 1 мартына кече һәм урта эшкуарлыкка кредит бирүнең «зонтик» механизмы буенча дәүләт гарантияләре күләме 107 млрд сумга җиткән, бу бизнеска 215 млрд сумлык заемнар җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.
"Киләчәктә бу күрсәткеч шактый артачак. Кече һәм урта эшкуарлыкны финанслау күләмен, әлеге механизмны кулланып, икътисадның өстенлекле тармакларында 400 млрд сумга җиткерү планлаштырыла. Алга таба аны дәвам итү мөмкин булсын өчен программаның максатчан параметрларын карап чыгачакбыз», – дип белдерде Россия Финанс министры, Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында яңгыраган Президент йөкләмәсенә аңлатма биреп.
2023 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар сессиясе барышында Владимир Путин билгеләп үткәнчә, 2022 елда, 2020 ел белән чагыштырганда, эшкәртү предприятиеләре өчен поручительство белән кредитлар саны 7 тапкырга арткан. Ә IT-технологияләр өлкәсендәге эшмәкәрләр өчен – 46 тапкырга.
Дәүләт башлыгы Хөкүмәткә бизнесны кредитлауның мондый төрен арттуга таба үстерергә, шулай ук зонтик поручительлек механизмын 2030 елга кадәр озайтырга кушты.