Законнарда билгеләнгән салымнарны үз вакытында түләү әһәмияте турында

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы салым бурычлары барлыкка килүгә юл куймау максатларында законнарда билгеләнгән салымнарны вакытында түләү әһәмияте турында искәртә. 2024 елда мөлкәт салымнарын түләү срогы – 2 декабрьгә кадәр.

Мөлкәтләре (фатирлары, торак йортлары, гаражлары, җир кишәрлекләре, транспорт чаралары) булган гражданнар – физик затлар салымнарны җибәрелгән салым хәбәрнамәсе нигезендә түләргә тиеш.

Агымдагы елда салым хәбәрнамәләрен тарату төгәлләнде. Салым хәбәрнамәләре түбәндәге формаларда юлланды:

- кәгазьдә - Россия почтасы аша заказлы хатлар белән;

- электрон рәвештә - Федераль салым хезмәте сайтындагы яки дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетларга.

Әгәр салым салына торган мөлкәт хуҗасы салым хәбәрнамәсен алмаган булса, аңа теләсә кайсы территориаль салым органына яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International