Муниципаль берәмлекләрнең алдынгы тәҗрибәләрен сайлап алу буенча конкурс биш номинация буенча узды. Аларның һәрберсендә 10 призлы урын билгеләнгән: 5се беренче категориядә (шәһәр округлары, муниципаль округлар һәм шәһәр җирлекләре) һәм 5се икенче категориядә (авыл җирлекләре).
Конкурс йомгаклары буенча Татарстан Республикасының түбәндәге муниципаль берәмлекләре җиңүчеләр булып билгеләнде:
- «Милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, муниципаль дәрәҗәдә милли сәясәт өлкәсендә башка чараларны гамәлгә ашыру» номинациясендә муниципалитетларның беренче категориясендә - Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Алексеевск шәһәр җирлеге (беренче урын);
- «Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның яшәешенә уңай мохит тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү» номинациясендә муниципалитетларның икенче категориясендә - Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының Мөслим авыл җирлеге (икенче урын);
- «Цифрлы технологияләр һәм платформалы карарлар аша шәһәр хуҗалыгын камилләштерү (акыллы шәһәр)» номинациясендә муниципалитетларның икенче категориясендә - Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Бөреле авыл җирлеге (бишенче урын).
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 7 ноябрендәге 3167-р санлы карары нигезендә Татарстан Республикасының күрсәтелгән муниципаль берәмлекләренә - конкурста җиңүчеләргә 68,0 млн. сум күләмендә акчалата премияләр бүлеп бирелде.