ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 2 млн квадрат метрдан артык торак сафка кертелгән - бу планның 70%

2023 елның 23 июне, җомга

Бүген Татарстанда 2 млн 67 мең кв. метр торак сафка кертелгән. Бу еллык планның 70% диярлек. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Коммерцияле торак төзүчеләр планлаштырылган күләмнең 65% сафка керткән. Абсолют саннарда бу 115 күп фатирлы йорт, аларның гомуми мәйданы 926 мең кв.метр. Социаль ипотека программасы кысаларында 104 мең кв.метрлык 26 йорт файдалануга тапшырылган, бу йөкләмәләрнең гомуми күләменең 65% тәшкил итә. Шәхси торак төзелеше ягыннан еллык план 69% ка үтәлгән.  Әзер йортларның гомуми мәйданы 1 млн 37 мең кв. м тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International