Татарстан инвестклимат торышы илкүләм рейтингында икенче урынны алды

2023 елның 16 июне, җомга

Татарстан Россия субъектларында инвестицион климат торышының Илкүләм рейтингы нәтиҗәләре буенча Мәскәүдән соң 2 урынны алды.

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумында Россия субьектларында инвестицион климат торышы илкүләм рейтингы нәтиҗәләре презентациясе узды.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Нәтиҗәләрне Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, Илкүләм рейтинг төбәк хакимиятләренең бизнес алып баруның уңай шартларын булдыру буенча тырышлыкларын бәяли һәм иң яхшы практикаларны ачыклый. Аның нәтиҗәләре төбәк дәрәҗәсендә инвестицияләр өчен көрәштә конкуренцияне стимуллаштыра.

2022 елда рейтинг төзегәндә исәпкә алынган параметрлар саны арттырылды.

Светлана Чупшева хәбәр иткәнчә, рейтингта 67 позиция бар. Ул төзелешкә , милек хокукларын теркәүгә рөхсәт алу вакыты кыскартылуын, электр челтәрләренә тоташу вакыты кыскартылуын билгеләп үтте.

Нибары ике төбәк 300 баллдан артып китте - бу Мәскәү һәм Татарстан.

РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов шулай ук Татарстанның инде бишенче тапкыр 2 урынны алуын билгеләп үтте.

Ул ассызыклаганча, Татарстанда индустриаль парклар, махсус икътисадый зоналар актив үсеш ала.

Белоусов шулай ук бүген форумда "Россиядә эшләнгән" бренды турында фикер алышачакларын билгеләп үтте.

"Менә " Татарстанда эшләнгән" бренды инде эшли", - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, быел рейтингта беренче урынны - Мәскәү Икенче урынны  Татарстан Республикасы алды, өченче урында - Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород һәм Төмән өлкәләре.

Моннан тыш, Татарстан "Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү" юнәлешендә икенче урында, " Инфраструктура һәм ресурслар "юнәлешендә өченче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International