Татарстанда җәмәгать киңлеге һәм ишегалларын төзекләндерү турында

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Татарстан халкы төзекләндерергә теләгән мәйданчык – ишегалларын һәм җәмәгать киңлекләрен сайлады. Онлайн-тавыш бирү барышында 400 меңгә якын кеше үз теләкләрен белдерде. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта киләсе елга нинди объектлар исемлеккә кертелүе һәм быел программа ничек үтәлүе турында сөйләделәр.
Территорияләрне яңарту программасы Татарстанда 2015 елда башланган иде. Төп шарт - республика халкының төзекләндерү урыннарын үзләре сайлавы. Ул вакытта паркларда һәм скверларда татарстанлылар җәмәгать фикер алышуларында катнаштылар. 2018 елдан хәрәкәт федераль масштаб алды һәм «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Хәзер мондый проектлар өчен Россиянең барлык халкы тавыш бирә.
Хәзер Татарстан халкы узган елда сайлаган объектлар буенча эшләр бара. 60 җәмәгать киңлеге төзекләндерелә, моның өчен бюджеттан 2,3 млрд сум акча юнәлтелгән. 2015 елдан 2022 елга кадәр республикада барлыгы 367 җәмәгать киңлеге яңа кыяфәт алды. Инвестицияләрнең гомуми суммасы 19 млрд сумга якын тәшкил итә. Җәмәгать территорияләре шулай ук 2018 елдан бирле үткәрелә торган кече шәһәрләр конкурсы кысаларында төзекләндерелә.
"Бу вакытка тупланган тәҗрибә республикага җиңүче проектлар саны буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булырга мөмкинлек бирде. Биш ел эчендә 2,7 млрд сумлык федераль бюджеттан - Татарстанның 40 проекты, шул исәптән 2023 елда 700 млн сумга якын 8 объект грантлар алды", – дип ассызыклады ТР төзелеш архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.
Татарстанлылар җәмәгать киңлекләрен генә түгел, ә йорт яны территорияләрен дә сайладылар, аларны, кешеләр фикеренчә, өстенлекле тәртиптә төзекләндерергә кирәк. Татарстанның барлык муниципалитетларында 267 җәмәгать территориясе, шулай ук 2,1 мең йорт онлайн-тавыш бирүгә эләкте. Марат Айзатуллин республикада «Безнең ишегалды» программасы 2020 елда Татарстан Рәисенең инициативасы белән башлануын искәртте. Өч ел эчендә 3,4 меңгә якын йорт яны территориясе ремонтланган, аларның гомуми суммасы 25 млрд сумга якын. Быел 9 млрд сумлык тагын 1 меңгә якын ишегалды төзекләндереләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International