РФ Финанс министрлыгы 2024 елга бюджет классификациясе кодлары исемлеген раслады

2023 елның 16 июне, җомга

Россия Финанс министрлыгы федераль бюджетка һәм РФ бюджеттан тыш дәүләт фондлары бюджетларына караган бюджет классификациясе кодларының яңа исемлеген раслады. 2023 елның 1 июненнән тиешле 80н санлы боерык министрлыкның рәсми сайтында бастырылган.

Документта, шул исәптән түбәндәгеләр бар:

бюджет керемнәре төрләренең кодлары һәм аларга туры килгән бюджет керемнәре төрләренең аналитик төркеме кодлары;

төп администраторлары дәүләт хакимияте органнары, РФ Үзәк банкы, бюджеттан тыш дәүләт фондлары белән идарә итү органнары һәм алар карамагындагы казна учреждениеләре булган бюджет керемнәре төрләре буенча төрчәләр кодлары исемлеге;

РФ бюджет системасының бюджет керемнәре баш администраторларының кодлары;

бюджет дефицитларын финанслау чыганаклары төрләре кодлары исемлеге;

федераль бюджет һәм дәүләт бюджеттан тыш фондлар дефицитларын финанслау чыганакларының баш администраторлары кодлары;

федераль бюджет һәм дәүләт бюджеттан тыш фондлары акчаларының баш идарәчеләре кодлары;

федераль бюджет һәм дәүләт бюджеттан тыш фондлары чыгымнарының максатчан статьялары исемлеге һәм кодлары;

федераль бюджет һәм бюджеттан тыш дәүләт фондлары чыгымнарының максатчан статьяларын куллану юнәлешләре кодлары.

Боерык нигезендә, бюджет классификациясенең яңа кодлары 2024 елга һәм 2025-2026 елларның план чорына бюджетлар төзегәндә һәм үтәгәндә барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кулланылырга тиеш.

Финанс министрлыгы ел саен алдагы өч еллык чорга бюджет классификациясе кодлары исемлеген раслый. 2023 елга бюджет классификациясе кодлары исемлеге 2022 елның 17 маендагы 75н санлы боерык белән расланган иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International