Татарстан эшкуарларын сатуның эксперт ысулына өйрәтәчәкләр

2023 елның 27 июне, сишәмбе

“Минем бизнес” үзәге эшкуарларны «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм  проекты буенча бушлай узачак «Сатуның эксперт ысулы» семинарында катнашырга чакыра.

Семинар 27 июньдә 13:30 сәгатьтә Казанның Петербург ур., 28 адресы буенча урнашкан Эшкуар йортында узачак.

Семинар кысаларында сату этапларын тикшерәчәкләр, әзерлекнең төп этаплары турында фикер алышачаклар, продуктның өстенлекләрен билгеләячәкләр, шулай ук практикада эшләячәкләр һәм файдалы элемтәләр алачаклар.

Тренинг милекчеләр, идарәчеләр һәм команда җитәкчеләре өчен исәпләнгән.

Программада:

- Презентациягә/очрашуга әзерлек нюанслары

- Практик биремнәр һәм яңа ысулны эшләү (төркем эше)

- Үсеш бирүче кире элемтә

Семинарда катнашу өчен гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә тапшырырга, аннан соң “Минем бизнес” үзәгенең “Уку чараларына язылу” хезмәтен сайларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International