Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестиция советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта катнашучылар 9 проектны хуплады.
"Кукмара сөт комбинаты" сыр җитештерү заводы төзү проектын тәкъдим итте. Тәүлегенә 500 тонна сөт эшкәртеләчәк.
«Эшлекле линияләр» яңа транспорт комплексының инвестпроектын «Ромекс GROUP» ГК президенты Алексей Прокопенко тәкъдим итте.
«R1» дәүләт корпорациясе генераль директоры Дмитрий Реутт Зеленодольск районында «Дружба» индустриаль паркы төзелеше проектын тәкъдим итте.
«Тимфорс» компаниясе тиз үсештә булган «Зеленодольск» сәнәгать паркы фонында парк эшчеләре өчен кунакханә комплексы булдыру буенча инвестиция проектын гамәлгә ашырырга планлаштыра.
«Түбән Кама» сәнәгать паркының алга таба үсеше турында сәнәгать паркының ИК директоры Константин Пучкин хәбәр итте.
«Газ турбинасы җайланмалары заводы төзү» проекты турында компанияне оештыручы Никита Мартелов сөйләде.
«Полюс» сәнәгать паркының ИК җитәкчесе Артем Ананченко сәнәгать паркын киңәйтү проектын тәкъдим итте.
«ТЭСК» компаниясе Чаллыда автомобиль юлларын төзегәндә һәм ремонтлаганда кулланыла торган асфальт-бетон катнашмалары җитештерүне оештырырга планлаштыра.
Шулай ук Чаллы нефть җайланмалары заводын төзү урыны итеп сайланган.