Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Таиланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Итти Дитбанчонг белән очрашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров һәм башкалар катнашты.
Илчене сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Таиланд арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсүен искәрде. 2012 елның июнендә Казан АТЭС саммиты чаралары кысаларында Корольлекнең сәүдә министрын һәм авыл хуҗалыгы һәм кооперация министрын кабул итте. 2013 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Россия делегациясе составында Бангкокта Россия-Таиланд икътисадый хезмәттәшлеге буенча хөүмәтара комиссия утырышында катнашты. Шундый ук утырыш Татарстан Республикасы вәкилләре катнашында март аенда Мәскәүдә узды.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, утырышлар барышында Татарстан белән Таиланд арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең үсүе буенча конкрет тәкъдимнәр әйтелде. Аерым алганда, "КАМАЗ" автомобильләрен Таиландка җибәрү, "Алабуга" МИЗна Таиланд компанияләрен җәлеп итү перспективалары каралды.
"Бездә сезнең илгә тәкъдим итәрлек кызык проектлар бар", - диде Рөстәм Миңнеханов, илчегә мөрәҗәгать итеп. Ул Татарстанның инвестицион потенциалы, "Алабуга" МИЗ, төзелә торган Иннополис шәһәрчеге турында сөйләде. Таиланда өчен дә Татарстан өчен дә, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, "хәләл" продукция җитештерү мөһим.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Таиланд спортчылары Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасында берничә бүләк алды, шул исәптән ике алтын медаль.
"Безгә активрак эшләргә кирәк, бизнес-структураны җәлеп итәргә, һәм без сезнең ярдәмгә өметләнәм", - дип мөрәҗәгать итте Итти Дитбанчонгка Рөстәм Миңнеханов.
Илче үз чиратында Татарстан Республикасы Президентына Универсиадада Таиланд командасына күрсәткән кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде. Итти Дитбанчонг хәбәр иткәнчә, ул илче буларак килгән Россия төбәкләре арасында Татарстанның беренче булуын хәбәр итте.
"Без дә Таиланд белән Россия төбәкләре арасында конкрет хезмәттәшлекне күрергә телибез, - диде Итти Дитбанчонг. – Сездә сәнәгать бик алга киткән, Таиландка сезнең йөк машиналарын, вертолетлар алырга кирәк".
Итти Дитбанчонг республика җитәкчелегенә Корольлекнең туризм, хәләл продукция җитештерү өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашырга тәкъдим итте.
"Сезнең визит нәтиҗәләрен җентекләп өйрәнәчәкбез һәм хезмәттәшлегебезнең киләчәк планнарын билгеләрбез, - диде Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында. – Без үзебезнең уртак эшебезгәгамәли характер бирергә тиеш".