"Татнефть" ААҖ Директорлар советы 2013 елның беренче яртыеллыгы йомгакларын ясады

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Бүген "Татнефть" ААҖ Директорлар советы чираттагы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда 2013 елның җиде ае эчендә "Татнефть" ААҖ бюджеты үтәлеше каралды һәм агымдагы елның сентябренә бюджет расланды, "Татнефть" ААҖнең 2013 елның беренче яртыеллыгында финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары буенча фикер алышынды.

Хисап чорында компания ятмаларында 12,932 млн тонна нефть чыгарылган, планнан тыш 335 мең тонна нефть. Юлдаш нефть газын чыгару 426 млн куб. м тәшкил иткән, бу үткән елның шул ук чорынна 2,8 процентка артып китә.

127 яңа скважина файдалануга тапшырылган, аларда 85 мең. Тонна нефть чыгарыла. Татарстан Республикасыннан читтә лицензияләнгән кишәрлекләрдә 158,4 мең тонна нефть чыгарылган, 15 скважина борауланган.

Үзлелеге аеруча югары булган нефтьнең Ашальчин ятмаларында беренче яртыеллыкта 57,3 мең тонна нефть чыгарылган. Барлыгы ятманы эшкәртә башлаганнан бирле 237,4 мең тонна шундый нефть чыгарылган.

Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 37 млрд сум табыш алынган, чиста табыш 29,1 млрд сум тәшкил итә. Күчерелгән салым һәм барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга кертелгән түләүләр хисап чорында 153,6 млрд сум тәшкил иткән. ТРның берләштерелгән бюджетына 11,5 млрд сум күчерелгән. 

“Татнефть” компанияләре төркеме буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 38,7 млрд сум тәшкил иткән, нефть чыгару тармагына 16,7 млрд сум җибәрелгән.

Директорлар советы “ТАНЕКО” проектын киләчәктә гамәлгә ашыру һәм үстерү стратегиясе турында мәгълүмат тыңлады. Гидрокрекинг җыелма җайланмасы төзеп бетерү стадиясендә. Әкренәйтелгән кокслаштыру җайланмасында эшләүне тизләтү, шулай ук гудрон эшкәртү өчен билгеләнгән гидроконверсия тәҗрибә-сәнәгать куәтен елына 50 мең тоннага кадәр үзгәртү турында карар кабул ителде. “ТАНЕКО” комплексы объектлар проектлау һәм төзү буенча генераль подрядчы булачак.

Директорлар советында шулай ук "Татнефть" ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International