4 июльдә 10.00 сәгатьтә “Минем бизнес” үзәге эшмәкәрләр өчен “Мин лидер” мастер-классын үткәрәчәк. Укыту “Кече һәм урта эшкуарлык” илкүләм проекты буенча бушлай узыдырлачак.
Эксперт лидерлык темасына индивидуаль эшкәртү белән төркем эше алып барачак, аның эченә мастермайнд, «Автопортрет» методикасын куллану һәм коучинг керә. Шул ук вакытта һәр катнашучы лидер позициясен сынап карый һәм үз үсеш зоналарын билгели алачак. Моннан тыш, һәр катнашучы практик киңәшләр, инструментлар һәм коллектив тәҗрибә «чемоданчыгы» алачак.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, Эшмәкәр йорты, 3 кат.
Мастер-класста катнашу өчен гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында “Региональ ярдәм чаралары” бүлегендә тапшырырга, аннан соң “Минем бизнес” үзәгенең “Укыту чараларына язылу” хезмәтен сайларга кирәк.