Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник инфраструктураны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, бүген мәгариф өлкәсендә 231 объектны үз эченә алган 6 капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла. 149 сәламәтлек саклау объекты 3 программа кысаларында ремонтлана. Беренчел звенога 118 объект туры килә. 35 мәдәният объектын ремонтлау 4 программа кысаларында алып барыла. Биш программа яшьләр сәясәте өлкәсендә гамәлгә ашырыла. Экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсеннән 23 объект 2 программага кертелгән.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 69%ка үтәлгән, шул исәптән сезонлы эш төрләре - 72%. 134 объектта эшләр тулысынча тәмамланган, шулардан соңгы ике атнада 7 муниципалитетта 23 объект. Эшләр 588 күп фатирлы йортта дәвам итә.