Бюджетларның үтәлеше турында бюджет хисабын төзү буенча инструкция яңартылды

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Россия Финанс министрлыгы бюджетларның үтәлеше турында еллык, квартал һәм айлык хисапны төзү һәм тапшыру тәртибе турында инструкциянең нигезләмәләрен төзәтте (Россия Финанс министрлыгының 2023 елның 23 маендагы 75н номерлы боерыгы). Әмма яңартылган нормалар Федераль казначылык һәм аның территориаль органнарының оештыру-техник әзерлегенә карап, 2026 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча бюджет хисабын төзегәндә кулланылачак.

Аерым алганда, Федераль казначылык органы өчен бюджет хисабы составына кертелә торган хисап формалары өстәлгән. Бу Россия Федерациясе бюджет системасы бюджеты үтәлешенә казначылык хезмәте күрсәтү турында хисап (ф. 0503156) һәм Россия Федерациясе бюджет системасы бюджеты үтәлешенә казначылык хезмәте күрсәтү турында консолидацияләнгән хисап (ф. 0503157). Ә бюджет, автоном учреждениеләр һәм башка оешмалар акчалары белән операцияләргә хезмәт күрсәтү өлешендә касса хезмәте күрсәтүне гамәлгә ашыручы орган тиешле хисап (ф. 0503158) бирергә тиеш.

Бу хисапларны төзү тәртибе дә билгеләнгән. Өч отчет та ай саен төзеләчәк. Хисап (ф. 0503156) РФ субъектының финанс органына, муниципаль берәмлеккә, территориаль дәүләт бюджеттан тыш фонды белән идарә итү органына биреләчәк. Тиешле консолидацияләнгән бюджетның бюджет хисабын формалаштыруга вәкаләтле финанс органына – хисап (ф. 0503157). Ә тиешле бюджетның финанс органына – хисап (ф. 0503158).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International