Татарстанда «Мәдәният» һәм «Мәдәни мохит» проектларын гамәлгә ашыруга барлыгы 2 млрд сумнан артык акча юнәлтеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта республика мәдәният министры Ирада Әюпова белдерде.
«Мәдәният» илкүләм проектын тормышка ашыруга 1,1 млрд сумнан артык акча каралган, шуның 692 миллионы - Россия бюджетыннан, ә 411 миллионы Татарстан бюджетыннан җибәреләчәк. Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, 2023 елның 1 июньенә гомуми суммадан 762 млн сумга якын акча финансланган һәм үзләштерелгән.
«Мәдәни мохит» төбәк проектына тагын 1,1 млрд сум бүлеп биреләчәк, шуларның 686 млн сум – федераль бюджет акчалары һәм 391,7 млн сум – ТР бюджеты акчалары. Бу проект буенча 2023 елның 1 июнендә гомуми суммадан 750 млн сумга якын финансланган һәм үзләштерелгән.
Быел Татарстанда "Мәдәни мохит" төбәк проекты буенча 39 мәдәни оешма өчен заманча җайланмалар сатып алыначак. Шул ук вакытта 34 мәдәният бинасын ремонтлау планлаштырыла.