Дәүләт Советының кырык бишенче утырышы 13 июльдә була

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык бишенче утырышы, язгы сессияне йомгаклау, 13 июльдә узачак. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырган парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Кырык бишенче утырыш кысаларында депутатлар 23 мәсьәлә, шул исәптән 14 республика законы проектын, дүрт Федераль закон проектын һәм Чуваш Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын карарга планлаштыралар.

Аерым алганда, беренче укылышка оешмалар милкенә салым турында (технопарклар һәм инновацион-технологик үзәкләр өчен оешмалар милкенә ташламаларны 2027 елның 1 гыйнварына кадәр озайту тәкъдим ителә), салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү, кече һәм урта эшмәкәрлеккә кагылышлы закон проектлары чыгарыла.

Кырык бишенче утырышта шулай ук парламентның 2023 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалачак. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүматны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итәчәк.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International