Бөтен Россия буенча цифрлы экраннарда реклама урнаштыру программасы турында

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Программа кысаларында эшмәкәрләр VDOOH тышкы реклама маркетплейсы аша цифрлы экраннарда рекламаны гади ысул белән эшләтеп җибәрә алачак.

Һәр эшмәкәргә реклама счетын 1 сумнан алып, теләсә кайсы суммага тулыландырган очракта, 10 000 бонус сум һәм реклама креативын бушлай эшләү мөмкин булачак. Моннан тыш, кече һәм урта бизнес хуҗаларын вебинарларда һәм шәхси консультацияләрдә тышкы рекламада кампанияләрне үзләре башлауны өйрәтәчәкләр.

Программада катнашу өчен кирәк булачак:

МСП.РФ цифрлы платформасында “Төбәк ярдәм чаралары” бүлегендә “Бөтен Россия буенча цифрлы экраннарда реклама урнаштыру буенча программа” хезмәтен сайларга һәм гариза бирергә;

“Минем бизнес” үзәгеннән гаризада күрсәтелгән e-mail адресына җибәреләчәк сылтама буенча VDOOH сайтында теркәлергә;

Яңа кампания булдырырга һәм реклама кампаниясе төрен сайларга;

Бюджетны 1 сумнан тулыландырырга, 10 000 бонус сум алырга һәм бушлай креатив эшләтергә. Әгәр дә бонуслар сарыф итеп бетермәгән булса, программа тәмамлангач та алар юкка чыкмаячак.

Рекламаны башларга.

Бу хезмәт турында тулырак “Минем бизнес” үзәгенең кайнар линиясендә +7(843)524-90-90 белергә мөмкин.

Татарстан Республикасында яшьләр эшкуарлыгына ярдәм Россия Президенты башлап җибәргән “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм” илкүләм проекты кысаларында “Минем бизнес” үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International