Республикада күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 77% тәшкил итә, сезонлы эш төрләренең үтәлеше 80% тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
2023 елда 751 күп фатирлы йорт ремонтланачак, программаны финанслау 6 млрд. 717 млн. сум тәшкил итәчәк.
Министр билгеләп үткәнчә, 547 күп фатирлы йортта эшләр дәвам итә, 309 йортта эш күләме 70% тан артып киткән. 180 объектта эшләр тулысынча тәмамланган.