Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узачак

2023 елның 21 июле, җомга

2023 елның 24 июле көнне 09:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының «2023 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2023 ел ахырына кадәр бурычлары турында» мәсьәләсе буенча республика киңәшмәсе узачак.

Чыгышы барышында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин 2023 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2023 ел ахырына кадәр бурычлары турында хәбәр итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International