Электрон документ әйләнеше сервисына бушлай керү турында

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

 “Минем бизнес” үзәге бер календарь елга электрон документ әйләнеше сервисына бушлай керү өчен гаризалар кабул итүне башлап җибәрде.

Хезмәт үз эченә мәгълүмат тапшыру сервисына керүне һәм контрагентлар белән электрон документ әйләнеше системасында (600 данәгә кадәр) 1 еллык срокка үзара эш итү өчен китә торган документлар пакетын ала.

Электрон документ әйләнеше – документ эшен алып баруны оештыруның кәгазьсез ысулы. ЭДӘ вакытында актлар, счет-фактуралар, килешүләр, йөкләмәләр һәм башка документлар электрон рәвештә рәсмиләштерелә һәм интернет аша җибәрелә. Нәтиҗәдә, җитештерү чыгымнары кими, бизнес-процесслар тизрәк бара.

Электрон документ әйләнеше буенча мөмкин:

• документларны цифрлы рәвештә алу, төзү, эшкәртү, җибәрү;

• архив алып бару, бердәм документлар базасын формалаштыру;

• башка шәһәрләрдән контрагентлар белән килешүләр төзү;

• офистан тыш килешүләргә кул кую;

• отчет бирү өчен документлар пакетларын табу, әзерләү.

Ярдәм программасында катнашу өчен “Минем бизнес” үзәгеннән МСП.РФ цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә гариза бирергә, “Электрон документ әйләнеше системасына бушлай керү мөмкинлеге бирү” хезмәтен сайларга кирәк.

Хезмәт турында өстәмә мәгълүматны “Минем бизнес” үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International