Экспортның финанс инструментлары турында семинар узачак

2023 елның 21 июле, җомга

Татарстан Республикасының экспортка юнәлдерелгән эшкуарлары өчен “Россия экспорт үзәге” АҖ Экспорт мәктәбе коммерцияле булмаган автоном оешмасы программасы кысаларында семинарлар сериясе дәвам итә.

2023 елның 20-21 июлендә 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр «Экспортның финанс инструментлары» темасына икенче көндезге семинар узачак, анда катнашучылар экспорт эшчәнлегеннән максималь файда алу өчен эшмәкәрләргә тышкы сәүдә контракты икътисадын алдан уйларга кирәклеген беләчәкләр.

Гамәли мисалларда түбәндәгеләр булачак:

экспорт контракты бәясен исәпләү тәртибе күрсәтеләчәк;

тышкы сәүдә килешүен финанслау инструментлары һәм экспорт контракты шартларын исәпкә алып аларның иң актуальләрен сайлау алгоритмы тәкъдим ителәчәк;

чит ил сатып алучысына кредит бирү, төрле түләү ысулларын куллану һәм чит ил банкларының эше белән бәйле потенциаль финанс куркынычлары анализланачак;

чит ил сатып алучысына кредит бирү, төрле түләү ысулларын куллану һәм чит ил банкларының эше белән бәйле потенциаль финанс куркынычлары анализланачак

финанслауны сораганда экспортка дәүләт финанс ярдәме институты белән сөйләшүләр алып бару этаплары формалаштырылачак.

Бу һәм киләсе семинарларда катнашу бушлай. Нәтиҗәләр буенча укулар узу турында сертификатлар тапшырылачак.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28, 3 нче кат.

Чарага теркәлү МСП.РФ цифрлы платформасы аша (Юлы: “Региональ ярдәм чаралары” -  “Ярдәм алу” – регионны һәм сезнең бизнесны күрсәтү – “Һәркем өчен” – “Күрсәтү” “Экспортерлар өчен семинарларда катнашу өчен язылу”), шулай ук сайтта көндезге уку календарендә язылырга мөмкин https://exportedu.ru/events/4913.

Катнашу мәсьәләләре буенча Ирина Милютинага +7 (917) 932 48 51 телефоны буенча һәм Наталья Ширеевага +7 (843) 222-90-60 (доб.279) яки +7 (987) 270-06-91 мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International