ТР финанс министры 2023 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары турында сөйләде

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә 2023 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының үтәлеше һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2023 ел ахырына кадәр бурычлары турында сөйләде.

Барлык муниципаль берәмлекләр катнашында, видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.

ТР финанс министры Радик Гайзатуллин үз чыгышында билгеләп узганча, 2023 елның 1 яртыеллыгында республиканың берләштерелгән бюджеты керемнәре 252 млрд. сум тәшкил иткән. Берләштерелгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре 210 млрд. сум күләмендә тупланган. Республика бюджеты үз керемнәре буенча 181, җирле бюджетлар 29 млрд. сумга үтәлгән. Алты айда табышка салым кереме 88,1 млрд. сум тәшкил иткән. Хисап чорында физик затлар керемнәренә салым берләштерелгән бюджетка 53,2 млрд.сум күләмендә тупланган. 2023 елның 1 яртыеллыгында берләштерелгән бюджетка акцизлар кереме 19,8 млрд.сум тәшкил иткән. Республиканың берләштерелгән бюджетына җыелма керемгә салымнар 12,3 млрд. сум күләмендә тупланган. Җир салымы җирле бюджетларга 3 млрд. 300 млн. сум күләмендә кергән.

Салым булмаган керемнәр берләштерелгән бюджетка 10,6 млрд.сум күләмендә кергән. Алар Татарстан Республикасы бюджетында – 7,1 млрд. сум, җирле бюджетларда – 3,5 млрд. сум күләмендә тупланган.

Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты чыгымнары 220,2 млрд. сум тәшкил иткән.  Республика бюджеты чыгымнары 187,5, җирле бюджетлар – 75,4 млрд. сум күләмендә башкарылган.

“Ел башына калган бюджет акчалары һәм 1 яртыеллыгында тупланган керемнәр хезмәт хакларын тулысынча һәм үз вакытында түләргә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек бирде”, - дип белдерде Радик Гайзатуллин.

 

Чираттагы 3 елга бюджетны формалаштыру мәсьәләсе турында.

ТР финанс министры сүзләренчә, киләсе финанс елга һәм план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын формалаштыру буенча эш Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә төзелгән график нигезендә алып барыла.

Республика министрлыкларына һәм идарә тармакларына, шулай ук муниципаль берәмлекләргә закон проектларын, документларны һәм кирәкле материалларны әзерләү һәм карау графигы нигезендә 24-26 елларга бюджет күрсәткечләрен исәпләү өчен индекс – дефляторлар җибәрелгән.

«Бюджетларыбызның керем һәм чыгым өлешен тулы күләмдә үтәү өчен без, салымнарны булдыра алган кадәр күбрәк җыюны, бюджет акчаларын һәм түләүле хезмәт күрсәтүдән кергән чараларны нәтиҗәле һәм вакытында үзләштерүне тәэмин итәргә тиеш. Шулай ук, мөһим бурычларның берсе – киләчәк чорга бюджетны сыйфатлы формалаштыру», - дип йомгак ясады Радик Гайзатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International