Татарстанда 2023 елның 1 яртыеллыгында республиканың берләштерелгән бюджетына 252 млрд сум кергән

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

2023 елның 1 яртыеллыгында Татарстанда республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәр күләме 252 млрд. сум тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов шундый мәгълүматлар китерде. Төп тема - Татарстанның берләштерелгән бюджетының 1 яртыеллык үтәлеше йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республиканың берләштерелгән бюджетына кергән 252 млрд. сумның үз керемнәре – 210 млрд. сум. үз керемнәрен җыю буенча еллык план 58%ка үтәлгән. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, икенче яртыеллык катлаулырак булачак.

"Ел саен бюджет киеренкеләнә бара. Моның өчен федераль законнарга үзгәрешләр кертелә, алар бюджет керемнәренә тискәре йогынты ясый - бу НДПИ буенча ташламаларны бетерү, кире кайтарыла торган акциз хисабын үзгәртү, шулай ук чыгым вәкаләтләре арта - иң элек, бу  минималь хезмәт өчен түләү күләмен арттыру. Бу факторларның барысын да 30 млрд. сумга бәялибез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искә төшергәнчә, бөтен икътисадны үзгәртеп кору дәвам итә. Җитештерүчеләр продукция һәм комплектлау материаллары белән тәэмин итүнең яңа логистикасын төзиләр, импортны алмаштыручы җитештерүләрне оештыру мөмкинлекләрен карыйлар, рубль курсы үзгәрешләре, энергия ресурсларына бәяләр һәм башка тышкы факторлар тәэсирендә эшләргә мәҗбүр.

Рөстәм Миңнеханов тармак министрлыкларына атна саен үзләре карамагындагы предприятиеләр белән баланс комиссияләре үткәрергә кушты. Максат - аларның эшчәнлеген һәм үсешен тәэмин итү. Җитештерүчеләргә кооперация элемтәләре төзергә, сату базарларын табарга, гамәлдәге ярдәм чараларын кулланырга, яңа ярдәм чаралары буенча федераль дәрәҗәгә тәкъдимнәр башларга ярдәм итәргә кирәк. "Бу безнең уртак бурычыбыз, һәм без бердәм команда булып эшләргә тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Илкүләм проектлар кысаларында бурычлар шактый зур чыгымнар таләп итә. "Быел без әлеге максатларга 44 млрд. сум җибәрәчәкбез, шуларның 15,1 млрд. сумы - республика бюджетыннан. Федераль үзәк белән килешүләрдә салынган барлык параметрларга ирешергә кирәк. Барлык кыенлыкларга карамастан, без гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез. Быел 54,3 млрд сумлык 44 программа гамәлгә ашырыла", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул аерым ассызыклады: һәр төбәктә дә мондый программалар юк һәм муниципалитетларга шундый ярдәм күрсәтелә. ТР Рәисе сүзләренчә, хакимият органнары һәр объектны төзүне тәэмин итәргә тиеш, һәм бу - район башлыкларының шәхси җаваплылыгы.

Моннан тыш, резервлар белән эшне дәвам итәргә кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Салым бурычын киметү буенча чараларны дәвам итү мөһим - 1 июльгә ул 13,8 млрд.сум тәшкил итә. 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3 млрд. сумга диярлек үсеш, яки 28,4%ка.

Табыш салымы һәм НДФЛ буенча бурычлар 50%ка диярлек арткан. Түбән Кама, Казан, Чаллы, шулай ук Алабуга һәм Әлмәт районнары буенча шактый үсеш. "Министрлыкларга һәм муниципалитетларга бурычлы кешеләр белән эшне көчәйтергә кирәк, шул исәптән баланс комиссияләре аша. Предприятиеләр белән берлектә килеп туган ситуациядән чыгу вариантларын эзләргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шулай ук салым хезмәтен хокук саклау органнары белән берлектә салым түләүдән аңлы рәвештә кача торган затларга карата үз вакытында чаралар уздыруны сорыйм. Бурычны түләү кытлыгын киметергә генә түгел, ә безнең планлаштырылган социаль проектларны тормышка ашырырга да мөмкинлек бирә. Бу мәсьәләне контрольдә тотарга кирәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International