"Эксперт РА" Татарстан Республикасының кредит рейтингын ruAAA дәрәҗәсендә раслады

2023 елның 25 июле, сишәмбе

RAEX (Эксперт Ра) рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасының кредит бирү сәләтлелеге рейтингын ruAAA дәрәҗәсендә раслады, рейтинг буенча фараз тотрыклы.

Күрсәтелгән рейтинг илкүләм шкалада кредит бирү сәләтлелеге буенча иң югары дәрәҗәгә туры килә.

Агентлык тарафыннан республиканың диверсификацияләнгән икътисады, социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренең югары дәрәҗәсе, көчле бюджет күрсәткечләре һәм бурыч йөкләнешенең яраклы дәрәҗәсе ассызыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International