Татарстанда 22 июльгә 2 млн. 479 мең кв. м торак, ягъни еллык планның 80%ы файдалануга тапшырылган

2023 елның 22 июле, шимбә

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 22 июльгә республикада 2 млн.479 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу - еллык планның 80 %ы. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Коммерциячел торак төзүчеләр тарафыннан планлаштырылган күләмнең 71 проценты файдалануга тапшырылган, бу - 1 млн. 10 мең кв. м. мәйданлы 125 күп фатирлы йорт.

Социаль ипотека программасы кысаларында төзелгән 114 мең кв. метрлы 28 йорт йөкләмәләрнең 71 процентын тәшкил итә.

Еллык күрсәткечләргә ирешү буенча шәхси торак төзелеше 90% белән алда бара. Төзелгән йортларның гомуми мәйданы - 1 млн. 355 мең кв. м.

Шулай ук министр социаль-мәдәни объектлар төзү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм төзекләндерү программалары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International