ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы республикада социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында сөйләде

2023 елның 15 июле, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Мәгариф өлкәсендә 234 объектны үз эченә алган 7 программа гамәлгә ашырыла.

Сәламәтлек саклау тармагында өч программа кысаларында 149 объект яңартыла.

44 мәдәният объектын ремонтлау 4 программа кысаларында алып барыла.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә биш программа гамәлгә ашырыла 28 объект.

2 программага экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсеннән 23 объект кертелгән.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча барлык 19 объектта да эшләр башкарылган.

Социаль яклау министрлыгының 35 объектының 31е әзер.

Спорт объектлары буенча капиталь ремонт 51%ка башкарылган, урманчылык объектлары - 95%, муниципаль архивлар - 91%, Мамадышта җәмәгать судьялары участогы бинасы - 70%, хәрби комиссариатлар - 62% (бу атнада Казанда эшләр тәмамланган), башкарма комитет биналары - 99%, Росгвардия карамагындагы биналар - 8%.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 2023 елда 751 торак объект ремонтланачак. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми башкарылышы 77% тәшкил итә, шул исәптән сезонлы эшләр 80%. 180 объектта эшләр тулысынча тәмамланган, шулардан соңгы 2 атнада 13 муниципалитетта 44 объект.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International