Татарстанда 2,3 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу - еллык планның 75%ы. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин шундый мәгълүматларны җиткерде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Эштә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүгенге көндә коммерциячел торак төзүчеләр тарафыннан планлаштырылган күләмнең 67 проценты файдалануга тапшырылган. Саннарда бу гомуми мәйданы 954 мең кв. м булган 119 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека программасы кысаларында төзелгән 104 мең кв. метрлы 26 йорт гомуми йөкләмәләр күләменең 65%ын тәшкил итә. Шәхси торак төзелеше ягыннан еллык план 84%ка үтәлгән. Әзер йортларның гомуми мәйданы 1 млн 265 мең кв. м тәшкил итә.
Шулай ук чыгышында Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектлар төзү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм төзекләндерү программалары турында да сөйләде.