Киләсе финанс елга һәм план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын формалаштыру буенча эш Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә төзелгән график нигезендә алып барыла. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатулин финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә хәбәр итте.
ТР финанс министры сүзләренчә, республика министрлыкларына һәм идарә тармакларына, шулай ук муниципаль берәмлекләргә закон проектларын, документларны һәм кирәкле материалларны әзерләү һәм карау графигы нигезендә 24-26 елларга бюджет күрсәткечләрен исәпләү өчен индекс – дефляторлар җибәрелгән.
Икътисад министрлыгы тарафыннан төп макроикътисади күрсәткечләрнең исәп-хисаплары ясалган.
“Хәзерге вакытка оешмалар мөлкәтенә салым һәм салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча аерым ташламаларны озайтуны күздә тоткан республика законнары кабул ителде. Муниципаль берәмлекләрдән шулай ук, әһәмияте булган очракта, җирле салымнар буенча ставкаларны һәм ташламаларны үзгәртү мәсьәләләрен карау сорала”, - дип белдерде Радик Гайзатуллин.
Шул ук вакытта дәүләт, муниципаль учреждениеләр тарафыннан, 2024 елга дәүләт, муниципаль бурычларның үтәлешен тәэмин итү өчен кирәк булган чараларның күләмен исәпләү өчен, норматив чыгымнарны раслау турындагы, Татарстан Республикасының норматив хокукый актларын эшләү графигын үтәүгә, җитди игътибар бирергә кирәк. Нәтиҗәдә 42 норматив акт кабул ителәчәк.
Шулай ук муниципаль берәмлекләрдән, расланган графиклар нигезендә җирле бюджетларны формалаштыру эшен башкарырга һәм тиешле муниципаль хокукый актларны вакытында кабул итәргә кирәк.
"Республика һәм муниципаль актлары барлык дәрәҗәдәге бюджетларның чыгым өлешен исәпләүнең нигезен тәшкил итәчәк", - дип нәтиҗә ясады финанс министры.