«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.

«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин 2023 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.

Аннары югары маржиналь продуктлар - линияле α–олефиннар чыгымын арттыру өчен югары парафинлы чималның термик крекингында индукцион җылытуны куллану турында нотык белән РФА СО Г.К. Боресков исемендәге Катализ институты (Новосибирск) фәнни хезмәткәре Василий Болотов чыгыш ясады.

Аннан соң гәрәбә кислотасы һәм N-метил пирролидон җитештерүне оештыру турында сөйләделәр. «Газохим Инжиниринг» ҖЧҖ вәкиле Николай Руднев билгеләп үткәнчә, хәзерге шартларда нефть һәм газ химиясендә Россия инжиниринг компанияләре өчен мөмкинлекләр үсеше ачыла.

Татарстан Республикасында Сибур продуктлары һәм интермедиатлары базасын исәпкә алып үсеш мөмкинлекләре турында идарә әгъзасы – «СИБУР» ҖЧҖ идарәче директоры Дарья Борисова сөйләде.

Ахырда «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин Директорлар советының киләсе утырышын 22 августта уздыру планлаштырылуын хәбәр итте.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International