“Гражданнар өчен Бюджет” брошюрасы турында

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

РФ Бюджет кодексының 36 маддәсе нигезегендә, ачыклык принцибы массалкүләм мәгълүмат чараларында расланган бюджетларны һәм аларның үтәлеше турындагы хисапларны мәҗбүри бастырып чыгаруны, җәмгыять һәм массалкүләм мәгълүмат чаралары өчен дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарына кертелгән бюджет проектларының, бюджет проектлары буенча карарлар карау һәм кабул итү процедураларының мәҗбүри ачыклыгын, «Интернет»челтәрендә мәгълүматны куелуны тәэмин итүне аңлата.

Әлеге принципны тормышка ашыру, шулай ук кабул ителгән карарларның нәтиҗәлелеген арттыру, бюджет акчаларын максатчан куллануны тәэмин итү һәм иҗтимагый контрольне башкару мөмкин булсын өчен халыкка бюджет процессын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат белән таныштыру эше алып барыла. Республикада иҗтимагый финанслар торышы турында мәгълүматны яктырту өчен ТР Финанс министрлыгы соңгы берничә ел дәвамында “Гражданнар өчен бюджет” брошюрасын әзерли.

“Гражданнар өчен бюджет” бюджет өлкәсендә Татарстан сәясәтенең төп максатлары, бурычлары һәм өстенлекле юнәлешләре, республика бюджетының төп характеристикалары һәм аны үтәү нәтиҗәләре белән танышу мөмкинлеге бирү өчен формалаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International