Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төп тармаклардагы программа чаралары, инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү һәм гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, 5 августка Татарстанда 2 млн. 498 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 80,6%ы.
Быел республикада 930 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Шулай ук яшь гаиләләргә торак бирү буенча эш дәвам итә.
5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләргә рәсмиләштерелгән 34 сертификатның 8се 733 кв. м. мәйданга сатылган.
Мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчелеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләрдән булган гражданнарга тапшырылырга тиешле 6 сертификатның 4се рәсмиләштерелгән. Калган икесе буенча эш дәвам итә.
Аннары министр социаль-мәдәни объектлар төзү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм төзекләндерү программалары турында сөйләде.