Аналитик кредит рейтингы агентлыгы Татарстанның кредит бирү сәләтлелеге рейтингын раслады

2023 елның 8 августы, сишәмбе

Аналитик кредит рейтингы агентлыгы Татарстан Республикасының кредит бирү сәләтлелеге рейтингын AAA (RU) дәрәҗәсендә раслады, рейтингы буенча фараз «тотрыклы».

Күрсәтелгән рейтинг илкүләм шкала буенча кредит бирү сәләтлелеге буенча иң югары дәрәҗәгә туры килә.

Агентлык төбәк икътисады үсешенең югары күрсәткечләрен, уртача түбән бурыч йөкләнеше дәрәҗәсен һәм көчле бюджет профилен билгеләп уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International