Эшмәкәрләргә Россия сәнәгатенә дәүләт ярдәме чаралары кысаларында «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» тәкъдим иткән продукцияне алга этәрүнең яки кирәкле товарларны эзләүнең яңа инструментлары белән танышырга тәкъдим ителә.
Кече һәм урта эшкуарлыкның цифрлы платформасындагы «Җитештерү кооперациясе һәм сату» сервисы Россиянең һәм чит илләрнең кече һәм урта эшкуарларын-тәэмин итүчеләрен һәм заказчыларын берләштерә.
Сервис, кече һәм урта эшкуарлык цифрлы платформасының барлык функционалы кебек үк, кулланучыларга бушлай бирелә һәм берничә модульдән тора. Сервис бер яктан кече һәм урта эшмәкәрләр азык – төлек булмаган товарлар һәм азык – төлек продуктлары җитештерүчеләр турында мәгълүматны җыя, ә икенче яктан эре заказчылардан һәм ритейлерлардан продукция сатып алуга һәм ихтыяҗларга сорауларны җыя һәм системалаштыра.
Аның ярдәмендә кече һәм урта эшкуарлык цифрлы платформасы кулланучылары яңа тәэмин итүчеләрне таба, Россия һәм чит ил компанияләре белән хезмәттәшлек урнаштыра, үз продукциясен сәүдә челтәрләре киштәләренә чыгара ала. Сервис берничә модульдән тора, шуларның 2се тәэмин итүчеләрне, калган 2се яңа сатып алучыларны табарга ярдәм итә.
Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе даими рәвештә Россия продукциясен, шул исәптән импортны алмаштыру шартларында, китерү белән кызыксынган илебез һәм чит ил предприятиеләре белән партнерлык элемтәләрен киңәйтә һәм аларның сорау позицияләрен сервис платформасында бастыра.
МСП.РФ цифрлы платформасы кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен булдырылган һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илүләм проекты кысаларында гамәлгә куела.
Татарстан Республикасы территориясендә Эшкуарлыкка ярдәм итүнең башка сервислары һәм чаралары турында мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе аша +7(843)524-90-90 телефоны буенча, шулай ук Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, «Минем бизнес» үзәге, 1 кат адресы буенча алырга мөмкин.