Татарстан бизнеска гарантияле ярдәм күрсәтү күләме буенча илнең ТОП-10 төбәгенә керде

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Татарстанның кече һәм урта бизнесы 2023 елның гыйнвар – июнь айларында төбәк гарантия оешмалары биргән поручительлекләр астында 7,37 млрд сумнан артык акча алган. Республика төбәк гарантия оешмалары катнашында алынган финанс ярдәме күләме буенча илнең ТОП-10 төбәгенә керде.

"Залог җитмәгәндә, поручительлек – бизнеста иң кирәкле коралларның берсе. Заемчылар саны 2 тапкыр артты: 2023 елның беренче 6 аенда гына да поручительлектән 12 меңгә якын эшмәкәр файдаланды, 2022 елда исә алар барлыгы 5,8 мең булган. Төбәк гарантия оешмалары инструментларына җәлеп ителгән финанслау күләме буенча 2022 елның беренче яртыеллыгына карата ташу һәм логистика өлкәсе – 14 млрд сумга якын, хезмәт күрсәтү – 30 млрд сумнан артык, җитештерү – 44 млрд сум», – дип билгеләп үтте РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.

"Поручительлекләр һәм гарантияләр бирү механизмы – эшмәкәрләргә үз бизнесларына кредит акчаларын уңайлы шартларда җәлеп итәргә ярдәм итә. Шул исәптән бу ташламалы кредитлау программаларына да кагыла: 1764, кредитның тулы бәясе, инвесткредитлау (кредитның тулы бәясе+1764) һ.б.», – дип билгеләп үтте Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең генераль директоры Александр Исаевич.

Элегрәк, 2023 елның беренче алты аенда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясап, аның кураторы РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов бүген кече һәм урта эшкуарлыкка ташламалы финанс продуктларының киң спектры барлыгын билгеләп үтте. Аларны банкларда, төбәк микрофинанс һәм гарантия оешмаларында бирәләр. Беренче яртыеллыкта 770 млрд сумнан артык гомуми суммага 53 меңнән артык килешү төзелгән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International