«РТКомм.РУ» АҖ тәэмин итүчеләрен үстерү буенча программа

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Сезгә 2023 елның 29 августыннан 4 сентябренә кадәр (Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатькә кадәр) «РТКомм.РУ» АҖ тәэмин итүчеләрен үстерү программасында катнашу өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан “С-диапазонлы антенна системалары һәм өстәмә җиһазлар китерү” юнәлеше буенча гаризалар сайлап алынуы турында хәбәр итәбез.

Программаны гамәлгә ашыруның максаты – «РТКомм.РУ» АҖ белән үзара хезмәттәшлеккә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасыннан яңа югары квалификацияле тәэмин итүчеләрне җәлеп итү, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү өчен уңай шартлар тудыру, кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан сатып алулар өлешен арттыру, чит ил продукциясен сатып алуларны илебездә җитештергән продукция сатып алуларына алыштыру.

“Үстерү” программасында “Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында” 2007 елның 24 июленнән 209-ФЗ санлы Федераль закон таләпләренә туры килгән, шулай ук сайлап алу үткәрү турында документациядә күрсәтелгән заказчының өстәмә таләпләренә җавап бирүгән кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре катнаша ала.

Заявканы электрон заявканы тутыру һәм барлык кирәкле документларны беркертү юлы белән Кече һәм урта эшкуарлык цифрлы платформасының “Тәэмин итүчеләрне үстерү программасы” сервисын кулланып тапшырырга мөмкин.

“РТКомм.РУ” АҖ программасы турында тулырак мәгълүмат һәм сайлап алу турында документлар Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе сайтында “Иң эре заказчыларны тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) үстерү программасы” бүлегендә һәм Кече һәм урта эшкуарлык цифрлы платформасының “Тәэмин итүчеләрне үстерү программасы” сервисында урнаштырылган.

Бизнеска ярдәм чаралары турында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе аша +7(843)524-90-90 телефоны буенча белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International